«Китап ничек туа» әңгәмәсе (6+)

19 һәм 20 октябрьләрдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре беренче сыйныфлылар өчен  «Китап ничек туа» әңгәмәсе уздырды.

Откуда пришла книга
20211019_093344
20211019_091206
20211019_090500

Матур рәсемле презентация белән үрелеп баручы әңгәмә барышында балалар һәр китапның гомере урманда башлануы, шуннан соң китапханә һәм кибет киштәләренә килеп кергәнче аның нинди юллар узуы турында белде. Видео ярдәмендә укучылар кәгазь җитештерү эше белән танышты, урман кисүчеләр һәм эшкәртүчеләрнең ничек эшләвен белде, типографиядә экскурсиядә булды һәм китапның ничек тууын күрде. Укучылар шулай ук кәгазь ясау машинасының дөньяда иң зур җайланма булуын, типографиядә өч мөһим һөнәр кешеләре: җыючылар, печатниклар, китап төпләүчеләр эшләве турында мәгълүмат алдылар.
Чара танылган балалар язучысы С.Я.Маршакның китап турындагы шигъри юллары белән тәмамланды:
«Я к вам обращаюсь, товарищи, дети:
Полезнее книги нет вещи на свете!
Пусть книги друзьями заходят в дома,
Читайте всю жизнь, набирайтесь ума!»

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: